"Беренче класс укучысының мәдәни көндәлеге" проекты

2014 елның 7 ноябре, җомга
2014 елның 1 октябреннән 2015 елның 26 маена кадәр Татарстан Республикасында "Беренче класс укучысының мәдәни көндәлеге" мәдәни-белем бирү проекты старт ала. Проектның оештыручысы - ТР Мәдәният министрлыгы, чаралар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә үткәреләчәк. 12 ноябрьдә районыбызның барлык китапханәләрендә дә беренче сыйныф укучылары өчен Мәдәният дәресләре үткәреләчәк. Дәресләрнең максаты: балаларны Татарстанның бай мәдәнияте белән таныштыру, аларга Мәдәни көндәлек турында сөйләү, конкурс шартлары белән таныштыру һәм китапханәләргә яздырту. 
Конкурста җиңүчеләр өч номинациядә билгеләнәчәк: 
1. "Беренче класс укучысының мәдәни көндәлеге" сайтыннан мң актив файдаланучы беренче класс укучысы.
2. Беренче класс укучысының иң яхшы мәдәни көндәлеге.
3.Иң мәдәниятле ата-ана.
Җиңүчеләрне бүләкләр көтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International