Чирмешән районы ветераннар (пенсионерлар) советының җыелышы булды

2014 елның 9 ноябре, якшәмбе
2014 елның 6 ноябрендә Чирмешән районы ветераннар (пенсионерлар) советының җыелышы булды. Очрашуга ветераннар советы әгъзалары, советның беренчел оешмалары рәисләре, район хезмәтләре җитәкчеләре, бүлек начальниклары, авыл җирлекләре башлыклары чакырылган иде. Гомуми җыелышта Чирмешән районы Башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров Әкъдәс Әсхәт улы, район  Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Долгополова Рәмзия Шакир кызы, район инвалидлар җәмгыяте рәисе Газыймов Илназ Фәраш улы да катнаштылар.
Әлеге җыелышта ветераннар советы рәисе Шәфыйков Мәсхүт Шәһит улы вазыйфаларыннан азат ителде, рәис итеп Галиев Габделбарый Хәсәнҗан улы сайланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International