Көзге бал

2014 елның 10 ноябре, дүшәмбе
Бәйрәм программасы бик кызыклы итеп төзелгән - катнашучыларга конкурслар, кызыклы уеннар һәм дискотека тәкъдим ителде. Бәйрәмдә Чирмешәннең өч мәктәбеннән дә укучылар катнашты. 
Иң чибәр, сәйкемле кызлар "Мисс - көз" титулы өчен көч сынаштылар. Күптөрле сынаулардан соң "Мисс-көз" булып 1 нче мәктәп укучысы Филимонова Владислава танылды. Башка бәйгеләрдә һәм уеннарда да укучыларга юмор хисен, артистлык сәләтләрен эшкә җигәргә туры килде. Ә дискотекада барысы да бию сәләтләрен күрсәттеләр. Катнашучылар бәйрәм кәефе белән таралыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International