24 декабрьдән файдаланырга рөхсәт бирелгән җирләрнең төрен классификацияләү үз көченә керә

2014 елның 12 ноябре, чәршәмбе
Россиядә барлык җирләрнең дә файдалану максаты чикләнгән. Алар җиде категориягә бүленгән: авыл хуҗалыгы, торак пунктлар, сәнәгать, аерым сакланучы территорияләр, урман, су фондлары җирләре һәм запас җирләр.
Аларның һәркайсы аерым эшчәнлеккә билгеләнгән. Ләкин әлегә кадәр аларның  формулировкасында төгәлсезлекләр бар иде. Мәсәлән, "Административ биналар урнашучы җир" һәм "Офис бинасы төзү өчен җир" арасында аерма билгеле түгел, ә бит җир салымы шушы формулировкага бәйле. 
Әлеге җитешсезлекләргә чик кую максатыннан Икътисадый үсеш министрлыгы төгәл классификация төзеде. Яңа тәртипләр нигезендә җир участоклары 12 төркемгә бүленгән һәм аларны 81 төрле максатларда файдаланырга ярый.
Җирле үзидарә органнары җирдән файдалану һәм төзелеш эшләре өчен файдаланучы җирләр кагыйдәләрен яңа кагыйдәләр нигезендә тәртипкә китерергә тиешләр. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International