Торак пунктларга рейд

2014 елның 17 ноябре, дүшәмбе
13 ноябрьдә опека һәм попечительлек органы белгечләре, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең җаваплы секретаре, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагогыннан торган комиссия район торак пунктларына рейдка чыкты.
Рейд барышында комиссия әгъзалары 5 гаиләдә булдылар. Нәтиҗәдә 16 яшьлек ике яшүсмернең һаман да паспорт алмаган булулары ачыкланды. Аларга ярдәм күрсәтеләчәк. Шулай ук бер баланы коррекция мәктәбенә җибәрү мәсьәләсе хәл ителде, бер гаиләгә матди ярдәм күрсәтергә документлар рәсмиләштерергә булышырга туры килде. Ике гаиләнең торак-яшәү шартларына акт төзелде, комиссиянең чираттагы утырышында 3 профилактик мәсьәлә каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International