2014 елның 14 ноябрендә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышы булды

2014 елның 17 ноябре, дүшәмбе
2014 елның 14 ноябрендә Чирмешән муниципаль районы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау  буенча комиссия утырышы булды. Утырышта район прокуроры ярдәмчесе Пронин Михаил Валентинович, профилактика органнары вәкилләре дә катнаштылар. Утырышны комиссия рәисе Долгополова Р.Ш. алып барды.
Комиссия 10 административ эш, 2 гариза һәм 4 МСРК ходатайствосы карады. Нәтиҗәдә 7 кисәтү ясалды, 3 штраф салу һәм бер гаиләнең балаларын социаль приюттан кайтарту турында карар кабул ителде.
Балаларга һәм яшүсмерләргә медицина күзәтүе үткәрү турында район үзәк больницасы педиатры С.Ә.Әбдрәшитова чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International