Чирмешән районы иминиятләүчеләре белән очрашу узды

2014 елның 17 ноябре, дүшәмбе
2014 елның 14 ноябрендә Чирмешән район Советы бинасында кадрлар буенча эшләүче хезмәткәрләр һәм бухгалтерлар өчен 2015 елның 1 январеннан гамәлгә керәчәк яңача пенсия билгеләү законнары буенча семинар узды.
Семинарда РФ Пенсия фондының Чирмешән районы идарәсе начальнигы Г.Ә.Гыймранова, пенсияләр билгеләү һәм түләү бүлеге җитәкчесе М.Н.Васильева чыгыш ясадылар, алар семинарда катнашучыларны 28.12.2013 елда кабул ителгән 400 санлы "Иминият пенсияләре турында" ФЗ һәм 28.12.2013 елда кабул ителгән 424 санлы "Тупланма пенсияләр турында" ФЗ белән таныштырдылар, "Яңача пенсия формуласы" дигән презентация тәкъдим иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International