"Биредә законнар туа"

2014 елның 18 ноябре, сишәмбе
1 нче Чирмешән урта мәктәбендә "Биредә законнар туа" дип исемләнгән парламент дәресләре үтте. Әлеге чарада Дәүләт Советы депутаты И.М.Салиховның ярдәмчесе А.А.Закиров та катнашты. 1 нче Чирмешән урта мәктәбенең 8-11 класс укучылары һәм кадет мәктәп-интернаты укучылары катнашында узган чарада мәктәпнең тарих укытучысы К.А.Баляева парламентаризмның килеп чыгышы, аның эшчәнлеге законнар кабул итүнең механизмы турында аңлатма бирде.
А.А.Закиров укучыларга ТР Дәүләт Советы депутатлар корпусының формалашу ысуллары, муниципаль һәм республика дәрәҗәсендәге сайлауларны оештыру һәм үткәрү турында сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International