Беренче сыйныф укучылары өчен мәдәният көндәлеге

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе
"Беренче сыйныф укучылары өчен мәдәният көндәлеге" республика акциясе кысаларында Мемориаль үзәк хезмәткәрләре тарафыннан музей белән таныштыру максатында укучылар өчен аерым программалар әзерләнде. "Музейлар дөньясына рәхим ит!" дип исемләнгән беренче дәрескә 1 нче Чирмешән урта мәктәбе укучылары чакырылды. Аларга туган як тарихы музее бик ошады. 
Башка мәктәпләрнең беренче класс укучылары өчен дә район мәгариф бүлеге белән бергә төзелгән график нигезендә музейда дәресләр үткәреләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International