"Әниемә - букет" дип исемләнгән республика акциясе узды

2014 елның 28 ноябре, җомга
27 ноябрьдә Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт театрында "Әниемә - букет" дип исемләнгән республика акциясе узды. Әлеге чарада Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары катнашты, Чирмешән районыннан да 9 кеше чакырылган иде. Әлеге акциядә барлыгы 100дән артык кеше катнашты. Кунакларны Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Э.А.Зарипова тәбрикләде. Барлык аналарга да чәчәк бәйләмнәре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм "Империал" ресторанында, мул табыннар артында дәвам итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International