3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне

2014 елның 1 декабре, дүшәмбе
Бу көнне 1992 елда БМОның Генераль Ассамблеясы кабул итә. Әлеге карар 1983-1992 елларда уздырылган Инвалидлар унъеллыгы тәмамлану белән кабул ителә. Халыкара инвалидлар көне Россиядә һәм башка дистәләгән илләрдә үткәрелә. 
Инвалидларны пенсияләр белән тәэмин итү һәм социаль хокукларын яклау буенча Россия пенсия фонды күптәрле чараларны тормышка ашыра. Бүгенге көндә Чирмешән районында инвалидлык буенча хезмәт пенсиясен 450 кеше ала. Ә инвалидлык буенча социаль пенсия 500 кешегә түләнелә.
Инвалидлык буенча хезмәт пенсиясенең уртача күләме 7,2 мең сум булса, социаль пенсиянең күләме 6,9 мең сум, инвалид-балаларның социаль пенсиясе 10,4 мең сум тәшкил итә. 
Пенсия фонды барлык инвалидларны да Халыкара инвалидлар көне белән тәбрикләп, аларга саулык, яхшы кәеф, якыннарының күңел җылысын тоеп яшәүләрен тели.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International