Язучы Зифа Кадырова белән очрашу

2014 елның 2 декабре, сишәмбе
Чирмешәнгә тәүге тапкыр килгән популяр язучы китап укучыларына бөтен эч серләрен сөйләп бетерде диярлек. Район мәдәният йортында узган очрашуда ул бөтенесен бик тиз үзенә “бәйләп куйды“.
Чирмешәндәгесен дә санап, Зифа Кадырова соңгы дүрт елда инде 78 тапкыр китап укучылар белән очрашуларда катнашкан. Аны Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында да зарыгып көтәләр, туган ягы Башкортостанга да гел чакырып торалар икән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International