Чирмешәндә гражданнарны бердәм кабул итү көне узды

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе

Гражданнарны бердәм кабул итү көнендә райондагы җитәкчеләргә 80ләп кеше мөрәҗәгать иткән.

Бу көнне район башлыгы Наил Зариповка 18 кеше үзенең гозерен җиткергән. Берәүләргә матди ярдәм кирәксә, икенчеләр юридик ярдәм сораган. Кара Чишмә мәктәбенең газ казаны нык тузган, аны яңарту сорала икән. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә спортчыларны ярышларга йөртү өчен автобус сорыйлар.

Авыл җирлекләре башлыкларына 43 кеше килгән. Иң күп мөрәҗәгать итүчеләр Лашман авыл җирлегендә – 10. Халык ташламалы ссудалар алу буенча да консультацияләр алган. Бу көндә чисталык, яшелләндерү мәсьәләсе, яктырткычлар урнаштыру проблемасы да күтәрелгән. РФ Пенсия фондының район идарәсе җитәкчесе Гөлфия Гыймрановага да кайбер сорауларга җавап бирергә туры килгән. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International