11 класс укучылары йомгаклау сочинениеләре яздылар

2014 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе
3 декабрьдә район мәктәпләрен быел тәмамлаячак 155 укучы йомгаклау сочинениеләре яздылар. Әлеге сочинение нәтиҗәләре зур әһәмияткә ия, чөнки алар укучының БДИна кертелүен билгели.
Укучыларга 5 тема тәкъдим ителде. Язма эшләр өчен дүрт сәгатькә якын вакыт бирелде. 
Канәгатьләнерлек булмаган билгегә язучы укучылар өчен февраль һәм май айларында өстәмә вакыт биреләчәк, ягъни алар кабат көчләрен сынап карый алачаклар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International