"Новороссиягә - чыршы!" акциясе

2014 елның 10 декабре, чәршәмбе
Чирмешән районы белем бирү учреждениеләре "Новороссиягә - чыршы!" акциясендә актив катнашалар. 8 декабрь көнне балалар өчен җыелган Яңа ел гирляндалары, йомшак уенчыклар, китаплар, карандашлар һәм башка бүләкләр Казанга - Мәктәптән тыш эшләр республика үзәгенә җибәрелде. Акция тәмамлангач Россиянең төрле төбәкләрендә җыелган Яңа ел бүләкләре Украинаның көнчыгыш республикаларына - бәрелешләр баручы районнарга озатылачак. Район педагоглары, укучылар һәм авылларда яшәүчеләр әлеге төбәк балаларының да бәйрәмнәре күңелле үтсен өчен тырышалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International