"Бозда сак булачакмын" Республика конкурсының муниципаль этабы

2014 елның 15 декабре, дүшәмбе
13 ноябрьдән 8 декабрьгә кадәр балаларны кышкы каникул чорында бозда сак булырга өндәү, Татарстан Республикасы сулыкларында фаҗигале очракларны кисәтү  максатыннан "Бозда сак булачакмын" Республика конкурсының муниципаль этабы узды.
Әлеге бәйгедә 8-10 яшьлек 68 бала катнашты. Конкурска кабул ителгән эшләрне бәяләүдә 135нче янгын часте начальнигы Фәрит Фәрхать улы Яруллин да катнашты. Иң уңышлы дип табылган 5 укучының - Гадел Фәйзетдинов (җитәкчесе Алсу Мисбахова, Югары Кәминкә мәктәбе), Ника Прокопьева (Людмила Прокопьева, Сосновка), Станислав Борисов (Татьяна Герман, Күтәмә), Валентина Емельянова (Ирина Еферова, Ивашкино), Данил Гарифуллин (Анастасия Чернова, Югары Кармалка) эшләре республика этабына җибәрелде. Калган катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International