2014 елның 17 декабрендә Чирмешән муниципаль районы Советының чираттагы илле алтынчы утырышы булды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының җитәкчесе Сәфәров Әсгать Әхмәт улы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Салихов Илгиз Мисбах улы һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Шакиров Минсәгыйть Закир улы да катнаштылар.
Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1, Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы башлыгының вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылу.
2. Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылу.
3. Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең вазыйфаларын башкаруны йөкләү турында.
4.Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынына конкурс уздыру турында.