Ана капиталына тантаналы шартларда сертификатлар тапшырылды

2014 елның 19 декабре, җомга
Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитеты ЗАГСның никахларны теркәү залында тантаналы шартларда ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды. Бу көнне 14 гаилә дәүләт ярдәменә ия булды.
Бәхетле аналарга сертификатларны район башлыгының урынбасары Миләүшә Тәүфыйк кызы Батыршина тапшырды. Пенсия фондының район идарәсе җитәкчесе Гөлфия Әхәт кызы Гыймранова да ата-аналарны тәбрикләде һәм әлеге капиталны нинди максатларга тотарга мөмкинлеген аңлатты. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлназ Әюп кызы Закирова исә яшь ата-аналарга "Гаилә битләре" дип исемләнгән пособиеләр бүләк итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International