Террорчылыкка каршы комиссиянең киңәйтелгән утырышы булды

2014 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе
Террорчылыкка каршы район комиссиясенең киңәйтелгән утырышында билгеләп үтелгәнчә, Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре вакытында объектларны саклау, янгыннарны кисәтү, дежур тору, таләпләрне катгый үтәү бик мөһим.
-Әлеге мәсьәләләрдә уяулык кирәк, беркайчан да йомшаклык күрсәтергә ярамый, - диде район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин, район мәдәният йортына чакырылган җитәкчеләргә һәм төрле хезмәтләр башкаручы оешмалар вәкилләренә. 
Россия Эчке эшләр министрлыгының “Чирмешән“ муниципальара бүлеге җитәкчесе Фаяс Минһаҗев террорчылык гамәлләрен кисәтү зарурлыгы хакында белдерде. Полициягә бәйрәм ялларында,гомумән, һәрвакыт, ирекле халык дружиналары да булышырга тиеш. Быел республикада террорчылык характерында 74 җинаять кылынган. Төрле радикаль төркемнәр халыкка үз карашын тагарга маташа. Безнең районда да кайберәүләрне исәпкә алганнар. Иске Кадида берәүдә экстремистик әдәбият табылган. Тирәбездә шикле кешеләр күренсә полициягә хәбәр бирергә гадәтләник.
Татарстанда 2014 елда 19 авыл җирлеге Советлары биналарыннан компьютер техникасы, акча һәм башка кайбер әйберләр урланган. Бу эшкә кул сузган угрыларны әле дә тота алмыйлар. 
Киңәшмәдә янгыннарны булдырмау өчен башкарылырга тиешле чараларны да кабат искә төшерделәр. Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәре тирәсендә дә рөхсәт ителмәгән урыннарда салют, фейерверклар, петардалар – пиротехник эшләнмәләр аттыру катгый тыела.
Биналар эчендә бигрәк тә сак булу зарур. Шәмнәр, бенгаль утлары кабызу зур бәхетсезлеккә китерергә мөмкин. 
Гомумән, алда булачак бәйрәмнәрдә уяулыкны югалтмау, җаваплылык, куркынычсызлык, иминлек турында онытмау – һәркемнең бурычы.
 

 


Кадыйр Гомәров.

nashcheremshan.ru


 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International