"IT - чемпион" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2014 елның 26 декабре, җомга
Конкурс шартлары буенча, укучылар электрон юл белән түләүләр башкаруга  күбрәк кеше җәлеп итәргә тиеш иде. Аның быелгы  финал этабына йомгак  ясалып, бәйгенең “Иң актив мәктәп укучысы” номинациясендә безнең район балалары арасында Иске Кади мәктәбеннән Адилә Булатова җиңү яулаган. Әккәрәйдән Андрей Евдокимов- икенче, Лашман мәктәбеннән Гөлназ Гатина өченче урынга лаек булдылар. Тырышлыклары өчен бүләк - ноутбуклар аларга республика башкаласының IT- паркында тантаналы шартларда тапшырылды. Шунысын да әйтик, Андрей  һәм Гөлназның бу бәйгедән инде икенче бүләк алулары, беренчеләре - планшет иде.
“Иң актив мәктәп” номинациясендә җиңүгә ия искекадилыларның “трофее” - заманча интерактив җиһазга сертификат.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International