Район мәктәпләренең иң яхшы укучылары, спорт һәм предмет олимпиадалары җиңүчеләре, ятим балалар һәм тәрбиягә, опекунлыкка алынган балалар Казан шәһәрендә "Татнефть - Арена" Боз сараенда уздырылган Республика Чыршы бәйрәмендә катнаштылар.
Балаларның күбесе тәүге тапкыр мондый зур чарада катнашты, Аларны Яңа ел белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның тәбрикләве укучылар күңелендә аеруча зур тәэсирләр калдырды. Балалар күңелле ял итеп, бүләкләр белән кайттылар.