Яңа Элмәледә Яңа ел тамашасы оештырылды

2015 елның 5 гыйнвары, дүшәмбе
Авыл мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре оештырган Яңа ел бәйрәмендә Гоголь әсәренең геройлары Солоха һәм Җен дә катнаштылар. Тик Кыш бабай белән Кар кызы Җеннең мәкерле ниятләрен алдан сизеп алып, аңа ярдәм итмәделәр. Аларга ярдәмгә тамашачылар да килде. Кыскасы, яхшылык җиңеп, тискәре геройлар да җайга килде. 
Яңа ел тамашасы искеэлмәлеләргә бик ошады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International