Татарстан Республикасы муниципаль районнары арасында "Үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү" республика конкурсы бара

2015 елның 9 гыйнвары, җомга
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, республикада муниципаль районнар арасында Яңа ел чыршысын бизәү буенча конкурс игълан ителде. Әлеге конкурс кысаларында Чирмешән районына Татарстан Республикасы Иҗтимагый советы комиссиясе рәисе Тимур Халиков һәм Татарстан Республикасы Президентының территорияләр белән эшләү буенча Идарәсе киңәшчесе Илнур Шакиров килделәр. 
Конкурска йомгак ясаганда Яңа ел чыршысының бизәлеше генә түгел, Яңа ел бәйрәмендә оештырылган чаралар, аларда сәнгать коллективларының катнашуы, муниципаль берәмлекләрнең сайтларында урнаштырылган сорашулардагы халык фикере дә исәпкә алыначак. Конкурс гыйнвар ахырында тәмамланачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International