Район мәдәният йортының спорт залында үткән ярышларда оешмалар һәм авыл җирлекләреннән барлыгы 9 команда катнашты.
Волейболчылар арасында барган кискен көрәштә Боз спорт сарае командасы беренче урынга чыкты. Ившкино һәм район электр челтәрләре командалары икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр. Иң яхшы уенчылар булып Раил Сөләйманов (Боз спорт сарае), Юрий Марков (Электр челтәрләре), Денис Иванов (Ивашкино) танылдылар.