Яңа ел бәйрәмнәреннән авыру балалар да читтә калмады

2015 елның 12 гыйнвары, дүшәмбе
Яңа ел - иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе. Һәр кеше бу көннәрдә күңел ача, тәбрикләүләр, бүләкләр ала. Ләкин инвалид коляскаларында гына йөрүче, өйләреннән чыга алмаучы чирле балалар тылсымлы чыршыны да, Кыш бабай белән Кар кызын да күрүдән мәхрүм. Аларның үз дөньясы, башкаларга ят, бикле дөнья. Менә шундый балаларның кәефен бер мизгелгә генә булса да күтәрү өчен күп тә кирәкми югыйсә. 
Райондашларыбызны хәйрия акциясендә катнашырга чакырабыз. Әйдәгез, хәрәкәтләнә алмаучы балалар өчен бәйрәм оештырыйк, аларны өйләренә барып котлыйк. Бу эштә катнашырга, ярдәм итәргә теләүчеләр түбәндәге номерларга шалтыратсыннар иде: 
8-927-402-44-38 ТР инвалидлар җәмгыятенең Чирмешән районы оешмасы рәисе Илназ Газыймов;
8-937-581-40-52 рәис урынбасары Ләйсән Газыймова.

https://vk.com/id243122658

 ТР инвалидлар җәмгыятенең Чирмешән районы оешмасы.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International