"Намус белән яшәргә кирәк!" рәсемнәр конкурсы үтте

2015 елның 12 гыйнвары, дүшәмбе
Әлеге бәйге укучыларда коррупциягә каршы негатив караш тәрбияләү максатында уздырылды. 2015 елның 12 январенда Чирмешән муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Рәсим Шәрифуллин әлеге бәйгенең җиңүчеләренә бүләкләр тапшырды. Рәсем номинациясендә 1 нче Чирмешән урта мәктәбе укучысы Алия Сәйфетдинова, коллаж номинациясендә Чирмешән лицееннан Айсылу Хәсәнова 1 урынга чыктылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International