Әлеге мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ксения Баляева 8-11 класс укучылары белән Сталинград һәм Курск бәрелешләрендә немец-фашистларын тар-мар итүгә багышлап Батырлык дәресе үткәрде.
Ксения Александровна укучыларга ике миллион чамасы сугышчы, алты мең танк, дүрт мең самолет катнашындагы Курск бәрелеше турында тәфсилләп сөйләде. Әлеге канкойгыч сугыш 1943 елның 23 августында Харьков шәһәрен азат итү белән тәмамлана. Курск дугасындагы бәрелештән соң Кызыл армия алга омтыла, шуннан соң ул Украина, Белоруссия, Балтыйк буе һәм Европа илләрен фашистлардан азат итә.
Дәрес Бөек Ватан сугышында Совет халкының батырлыгына соклану белдереп, алкышлар белән тәмамланды.
Чирмешән муниципаль районы башкарма комитетының "Мәгариф бүлеге" МУ