Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чирмешән муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Муниципаль район башлыгы
Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе
Район турында
Авыл җирлекләре башлыклары
Идарә органнары
Райондагы муниципаль берәмлекләр
Чирмешән муниципаль районы картасы
Символлар
Чирмешән - ныгытма һәм авыл
Чирмешән районына - 90 ел
Район тарихы
Район тормышы
Кече һәм уртача бизнес субъектлары өчен мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Норматив документлар
Чирмешән муниципаль район Советы карарлары
Чирмешән муниципаль район башлыгы карарлары
Башкарма комитет карарлары
Чирмешән муниципаль районының оештыру чаралары планы
Кризиска каршы чаралар планы
Чирмешән муниципаль район Советы бинасына үтү тәртибенең торышы.
Дәүләти һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссия составы
Коррупция һәм башка закон бозуларны кисәтү эшен үткәрү буенча җаваплы
Норматив-хокукый актларның ришвәтчелеккә каршы көрәш экспертизасы
Район комиссияләре
Чирмешән муниципаль районының административ комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының наркотикларга каршы көрәш комиссиясе
ТР Чирмешән муниципаль районының аттестация комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының даими комиссиясе
ТР Чирмешән муниципаль районының гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының юл харәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе
Табигатьтән файдалану, санитар-эпидемиологик һәм экологик иминлек комиссиясе
Чирмешән муниципаль район башлыгы каршындагы ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясе
ТР Чирмешән муниципаль районының балик булмаганнар белән эш һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының иҗтимагый торак комиссиясе
Муниципаль районнар
Чирмешән муниципаль районы
Иске Элмәледә вак таш түшәлгән юл булачак
2015 елның 20 гыйнвары, сишәмбе
Иске Элмәленең Гагарин урамы юлын күтәреп, аңа вак таш түшәргә планлаштыралар. Яңа Элмәлегә алып керүче төп юл да шомартылачак.
Яңа Элмәле авыл җирлегендә булган халык җыенында Иске Элмәледә шәхси хуҗалыклардан сөт җыюны тиз арада җайга салуны да бурыч итеп куйдылар. Юкса бу мәсьәлә проблемага ук әверелгән. Әлеге авылда, челтәрләр яңартылуга карамастан, башняларга су тутыра алмыйлар икән, җәен кайбер урамнарда су җитми. Яңа скважина борауларга кирәк.
Район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин бу эшне үзсалым акчасына башкарырга тәкъдим итте. Башта референдум үткәреп, халык фикерен белешәсе бар. Аннары шул ягы отышлы – җыелган акчага республика дүрт тапкыр күбрәк сумма өсти. Ниндидер программаларга керү, аннан чират, средстволар көтү әллә ничә елга сузылырга мөмкин.
-Хөкүмәт булышып торганда, авылда торак төзүчеләр бу мөмкинлектән файдаланып калырга тырышсыннар иде. Аннан куркырга кирәкми,- диде район җитәкчесе, торак төзүчеләргә дәүләттән акча алу мөмкинлеген белдереп. Моның өчен, билгеле, тиешле документлар җыеп тапшыру, кайбер шартларны үтәү тиеш. Сүз уңаенда, әлеге авыл җирлегендә әле дә утызга якын гаилә йорт сала икән, былтыр дистәдән күбрәк гаилә яңа торакка күчкән.
Яңа Элмәле авыл җирлегендә 1253 кеше яши, шулардан 258се – пенсионерлар һәм инвалидлар. Мәктәпләрдә 149 укучы белем ала. 2014 нче елда 18 бала туган, 20 кеше үлгән.
Авыл җирлеге башлыгы Иван Захаров җыелыш барышында әйтеп узганча, Яңа Элмәледә мәдәният йорты бинасы ремонт сорый, ике авылда да ФАПларны яңарту зарурлыгы бар. Чишмәләрне төзекләндерүгә дә акча кирәк. Ә менә шактый арада электр линияләрен үзгәртеп кору быел ук тормышка ашса, чыбыклар яңарса, электр белән тәэмин итү, урамнарны яктырту сизелерлек яхшырачак. Җыенда мал көтү өчен урын азлыгы да әйтелде.
“Сөлчә“ җәмгыяте рәисе Хәмзә Хамматов үз уңганнарына, юбилярларга бүләкләр, республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталарын тапшырды. Татьяна Терентьева оста бухгалтер икән, мондый хөрмәтләүгә лаек. -Миңа да шундый ук бүләкләр алу бик кызык, рәхмәт, - диде җәмгыятьтә озак еллар терлекчелектә хезмәт куйган Анна Сидуллина. - Премия дә бирделәр.
“Сөлчә“ җәмгыяте, гомумән, үз эшчәннәрен материаль һәм мораль яктан кызыксындыра белә. Чагыштырмача азрак булса да, хезмәт хакын вакытында түлиләр. Пенсия фондына, башка күп кенә оешмаларга да бурычлары юк. Дөрес, лизингка алынган яңа техника өчен түлиселәре бар. Җәмгыять узган елда уракны, азык хәзерләүне дә үз көче белән башкарган. Фураж, печән, сенаж җитәрлек, орлыклары сатуга да кала. Былтыр 24 миллион сумга якын бәягә продукция сатылган. Фермаларында 861 эре мөгезле терлек тора. Димәк, киләчәге өметсез түгел.
Ике зуп-зур авылга, шәхси хуҗалыкларда 293 баш мөгезле эре терлек (115се – сыер), 415 баш дуңгыз, 353 сарык һәм кәҗә күп түгел. Кайбер гаиләләр, гомумән, мал тотып мәшәкатьләнми. Азык кыйммәт, ир-атларның күбесе читтә эшли, диләр. Шул ук вакытта, чуваш халкы бик уңган бит, ел буена 2шәр, 3әр тонна сөт сатучылар бар. Ни дисәң дә, мал үзен аклый инде, калдык-постыгың да әрәм булмый, кем әйтмешли, тиресне дә санап тотмыйсың.
Халык җыеннары дәвам итә.
Кадыйр Гомәров (Безнең Чирмешән)
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
апрель, 2026 ел
Балалар сәнгать мәктәбе территориясендә өмә
Балалар сәнгать мәктәбе территориясендә өмә.
Фәрит Яруллин исемендәге яшь музыкантларның ачык республика конкурсы
Фәрит Яруллин исемендәге яшь музыкантларның ачык республика конкурсы.
«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең финал гала-концерты
«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең финал гала-концерты.
28
апрель, 2026 ел
Язгы ташу һәм ташу чорына гигиена таләпләре
Язгы ташу һәм ташу чорына гигиена таләпләре.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз