Волейбол буенча ярышлар дәвам итә

2015 елның 23 гыйнвары, җомга
22 гыйнвар көнне ФОК спорт залында район электр челтәрләре командасы район үзәгендәге авыл хуҗалыгы учреждениеләре волейболчыларын 2:0 исәбе белән җиңүгә иреште.
Лицей спорт залында барган уеннарда район үзәк больницасы район Советы һәм башкарма комитетының җыелма командасын шундый ук исәп белән отты.
Район яшьләр һәм спорт эшләре кызлары да бик оста уйнап, Электр челтәрләре һәм Татэнергосбыт җыелма командасын бирелергә мәҗбүр иттеләр. Район Советы һәм башкарма комитеты кызлар командасы исә район банкларында хезмәт куючы волейболчы хатын-кызларны 2:0 исәбе белән җиңделәр. Район мәгариф бүлеге ирләр командасы РУПСны җиңүгә иреште - 2:0.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International