Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар смотры башланды

2015 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе
Смотрның беренче чыгыш ясаучылары - Бәркәтә артистлары район мәдәният йортында концерт куйдылар. Әлеге чарада 32 үзешчән чыгыш ясады. Бәркәтә артистларын район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Шакировна Долгополова сәламләде. 
Программа слайд-шоу күрсәтүдән һәм "Ана белән улы" дигән күренештән башланды. Быел бәркәтәлеләр элек чыгыш ясамаган, яшь артистлар да алып килгәннәр. Балалар бакчасы тәрбиячеләре Лилия Хәсәншина, Рәмзия Минхәерова, мәктәп укучылары Алия һәм Алсу Ирановалар, студент Ранас Гатауллиннар смотрда уңышлы чыгыш ясадылар. Ранас райондашыбыз Галия Сафиуллинаның Наил Сөләйманов көенә иҗат иткән "Авылым - Бәркәтәм" дигән җырын башкарды. Концертта төрле жанрдагы номерлар башкарылды, "Гөлкәй" ансамбле башкаруында "Әнисә" җыры бигрәк тә күңелгә ятышлы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International