"Балкыш" ветераннар фестивалендә катнаштык

2015 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе
23 гыйнварда Болгар шәһәрендә "Балкыш" дип исемләнгән фестивальдә районыбыздан Валентина Кандрова исемендәге ансамбль (җитәкчесе Агриппина Рыбакова, аккомпаниатор Илһам Мортазин) һәм бию дуэты (Рушания Шакирова, Рәхилә Шакирова) катнаштылар. Биредә Аксубай, Чистай, Алексеевск, Нурлат, Балык Бистәме Чирмешән һәм Спас районнары артистлары чыгыш ясады. Һәр катнашучыга "Балкыш" фестиваленең бүләген тапшырдылар. 16 мартта Казанда иң яхшы чыгыш ясаучыларның гала-концерты булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International