Бурычларны кайтару айлыгы тәмамланды

2015 елның 27 гыйнвары, сишәмбе
2014 елның 24 ноябреннән 24 декабренә кадәр дәвам иткән, Пенсия фонды файдасына бурычларны кайтару айлыгы барышында шәхси эшмәкәрләрнең фондка бурычлары 303 мең сумга кимеде. Иминиятләү кертемнәре исәбенә җыелган әлеге акчалар эшмәкәрләргә хезмәт пенсиясе билгеләгәндә тотылачак.
Айлык барышында базарларга, сәүдә нокталарына һәм эшмәкәрләрнең өйләренә 20 рейд ясалды. 
РПФның Чирмешән районындагы идарәсе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International