"Территория КИТ" мастер-классы үткәрелде

2015 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Үзәк китапханәнең компьютер классында авыл китапханәчеләре белән берлектә мастер-класс үткәрелде. Биредә авыл китапханәчеләре компьютер серләренә, электрон почтадан файдаланырга, муниципаль порталда эшләргә өйрәнделәр. Китапханәнең компьтер классында көн саен диярлек кадет интернат-мәктәбе һәм башка мәктәпләр укучылары шөгыльләнәләр. Алар рефератлар, презентацияләр ясыйлар, электрон китаплар укыйлар, иншалар язарга әзерләнәләр. Гомумән, компьютер класслары беркайчан да буш тормый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International