Районда 5984 пенсионер яши. Аларга былтыр 730 миллион сум акча түләгәннәр. Шуның 134 миллион сумы гына үзебездә җыелган, калганын “өстән“ алганбыз. Агымдагы елның 1 февраленнән һәм 1 апрельдән пенсияләр кабат индексацияләнәчәк, арта.
Җыеннан сөт сатуда иң яхшы эшләүче Надежда Макаровага, казлар үстереп танылган Иван Самойловка, үз техникасы белән барына да булышучы Геннадий Петряковка бүләкләр бирделәр. Алар – башкаларга үрнәк.
Мордва Афонькәсе авыл җирлегендә узган бер елда бөтен төр мал саны күбәйгән икән. Биредә 120 баш мөгезле эре терлек, 282 сарык, 310 йорт куяны, 252 дуңгыз, 61 кәҗә асрыйлар. 465 умарта оясы бар.