Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чирмешән муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Муниципаль район башлыгы
Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе
Район турында
Авыл җирлекләре башлыклары
Идарә органнары
Райондагы муниципаль берәмлекләр
Чирмешән муниципаль районы картасы
Символлар
Чирмешән - ныгытма һәм авыл
Чирмешән районына - 90 ел
Район тарихы
Район тормышы
Кече һәм уртача бизнес субъектлары өчен мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Норматив документлар
Чирмешән муниципаль район Советы карарлары
Чирмешән муниципаль район башлыгы карарлары
Башкарма комитет карарлары
Чирмешән муниципаль районының оештыру чаралары планы
Кризиска каршы чаралар планы
Чирмешән муниципаль район Советы бинасына үтү тәртибенең торышы.
Дәүләти һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссия составы
Коррупция һәм башка закон бозуларны кисәтү эшен үткәрү буенча җаваплы
Норматив-хокукый актларның ришвәтчелеккә каршы көрәш экспертизасы
Район комиссияләре
Чирмешән муниципаль районының административ комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының наркотикларга каршы көрәш комиссиясе
ТР Чирмешән муниципаль районының аттестация комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының даими комиссиясе
ТР Чирмешән муниципаль районының гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының юл харәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе
Табигатьтән файдалану, санитар-эпидемиологик һәм экологик иминлек комиссиясе
Чирмешән муниципаль район башлыгы каршындагы ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясе
ТР Чирмешән муниципаль районының балик булмаганнар белән эш һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының иҗтимагый торак комиссиясе
Муниципаль районнар
Чирмешән муниципаль районы
Чирмешәндә сөт җыючыларга хөрмәтне арттырмакчылар
2015 елның 2 феврале, дүшәмбе
2014нче елны районның шәхси хуҗалыклары 2436 тонна сөт сатып, 33 миллион сум акча эшләгәннәр. 2013нче ел белән чагыштырганда, бу 784 тоннага күбрәк. Быел әлеге күрсәткечне 4000 тоннага җиткерү бурычы куелды.
Районда беренче тапкыр үткәрелгән сөт җыючылар һәм сөт тапшыручылар слетында әйтүләренчә, бүген райондашларыбызның 6090 баш мөгезле эре терлеге, шул исәптән 1897 баш сыеры бар. Узган ел белән чагыштырганда, сыерлар саны 165 башка арткан. Түбән Кәминкә авыл җирлегендә (башлыгы Рәмил Гыйрфанов) үсеш шактый Чирмешәндә, Туймәттә, Ивашкинода да сыерларны арттыра алганнар. Күтәмә, Яңа Элмәле, Иске Кади, Иске Үтәмеш авыл җирлекләрендә сыерлар саны үткән елдагы кебек калган. Ә менә Ульяновка, Шешминка, Иске Котыш, Югары Кәминкә һәм Мордва Афонькәсе авыл җирлекләрендә алар кимегән дә.
-Авыл җирендә яшәүчеләр өстәмә керемне нигездә сөт сатудан алалар, - диде үз чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин. - Һәм безнең төп бурыч - авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчегә ярдәм итү. Халыкның гаилә бюджетын тулыландыру өстендә даими эшләргә тиешбез.
Фердинат Дәүләтшин сөт тапшыруга һәм сөт җыюга өлеш керткән һәр кешегә рәхмәтен дә белдерде. Район җитәкчелеге һәр авыл җирлегендә терлекләрне ясалма орлыкландыру пунктлары ачу бурычын да куйды. Бу эш - халыкны токымлы, күп сөт бирә торган сыерлар белән тәэмин итү мөмкинлеге, дип билгеләнде.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе начальнигы Альфред Гыйльманов слетта катнашучыларны сөт сату өлкәсендә узган ел йомгаклары белән таныштырды. Былтыр иң күп сөт хәзерләүгә (395 тонна), Туймәт авыл җирлеге (башлыгы Айдар Кәримов) ирешкән. Кармышлылар да (башлыгы Марат Миншин) узган елны 264 тонна сөт сатканнар, Ивашкино һәм Түбән Кәминкә авыл җирлекләре дә алдынгылар сафында.
Шул ук вакытта, кайбер авыл җирлекләре булган мөмкинлекләрдән дә файдалана алмаганнар. Әйтик, Яңа Элмәле, Иске Котыш, Ульяновка, Иске Үтәмеш авыл җирлекләренә бу юнәлештә эшлисе дә эшлисе. Районда сөт хәзерләү белән биш шәхси эшмәкәр шөгыльләнә. Узган ел белән чагыштырганда, алар барысы да халыктан сөт сатып алу күләмен арттырганнар.
Әмма, Альфред Гыйльманов әйтүенчә, аларның эшендә хәл итәсе җитешсезлекләр дә бар. Мәсәлән, сөт җыючыларга ерак кечкенә авыллардан сөт җыю отышлы түгел, алар хәтта кайбер авылларның урамнарына, юл юк дип, кереп тә тормыйлар. Шәхси эшкуарлар, сөт җыючылардан башка гына, үзләренә җайлы маршрутлар буенча гына сөт җыярга тырышалар. Идарә начальнигы билгеләгәнчә, районда яшәүче һәр кеше өчен тигез шартлар тудырырга кирәк. Республика һәм район җитәкчелеге сыер асраучыларга, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләргә ярдәм итеп тора. 2014 елда һәр сыерга 2000 сум исәбеннән субсидия бирелгән. Биштән күбрәк сыер асраучыларга саву аппаратлары тапшырдылар, байтак райондашларыбыз өстенлекле кредитлардан файдаланган.
Район слетына һәр авыл җирлегеннән уңган, булдыклы сөт тапшыручылар Һәм сөт җыючылар чакырылган иде. Бәркәтәдән Рәис Төхвәтуллин 37745 килограмм, Түбән Кәминкәдән Сания Гарифуллина – 36000, Чумачкадан Фаил Мөхәммәтҗанов 30387 килограмм сөт сатуга ирешкәннәр. Слетта сөтне иң күп җыючыларны да хөрмәтләделәр. Бәркәтәдән Мәхмүт Гайнанов, Иске Үтәмештән Фәнис Җиһаншин, Иске Котыштан Николай Семаев һәм башкаларга Мактау грамоталары һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Гөлсирә Шәрифулина (Безнең Чирмешән)
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
апрель, 2026 ел
Балалар сәнгать мәктәбе территориясендә өмә
Балалар сәнгать мәктәбе территориясендә өмә.
Фәрит Яруллин исемендәге яшь музыкантларның ачык республика конкурсы
Фәрит Яруллин исемендәге яшь музыкантларның ачык республика конкурсы.
«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең финал гала-концерты
«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең финал гала-концерты.
28
апрель, 2026 ел
Язгы ташу һәм ташу чорына гигиена таләпләре
Язгы ташу һәм ташу чорына гигиена таләпләре.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз