Хезмәткәрләрнең мәнфәгатьләрен яклаучылар бар

2015 елның 2 феврале, дүшәмбе
Шушы көннәрдә район дәүләт учрежденияләренең профсоюз активының отчет – сайлау конференциясе булып узды. Конференция барышында профком рәисе Рәмзия Долгополова узган елда башкарылган эш турында хисап тотты, шулай ук беренчел оешма рәисләренең дә чыгышлары булды. 
Республика профсоюз оешмасының вәкиле Альбина Нәфыйкова конференциядә катнашучыларны профсоюз эшчәнлеге белән таныштырды, профсоюз әгъзаларының хокуклары турында сәйләде. Утырыш ахырында профсоюз тормышында актив катнашучыларга бүләкләр тапшырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International