"Ул көннәрнең даны мәңгелек!" район смотры конкурсы

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе
27 гыйнварда район мәдәният йорты сәхнәсендә Ульяновка авыл җирлеге үзешчәннәре чыгыш ясадылар. Концертта 34 кеше катнашты, үзешчәннәр 33 номер тәкъдим иттеләр. Тамашачыларга "Юрай", "Надежда", "Шанкарав" вокаль ансамбльләре, трио, дуэт чыгышлары бик ошады. Бөек Ватан сугышын тасвирлаган шигырьләр, биюләр дә (хореограф Гөлнара Зайцева) алкышларга лаек булды. 
Тамаша залының тулы булуы, тамашачыларның һәр чыгышны җылы кабул итүләре дә Ульяновка үзешчәннәренең зур әзерлек белән килүләрен дәлилләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International