"Ул көннәрнең даны мәңгелек!" район смотры конкурсы

2015 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе
4 февраль көнне район мәдәният йорты сәхнәсендә Шешминка үзешчәннәре тамашачылар алдында чыгыш ясадылар. Ике  сәгать барган концертта 17 кеше катнашында 20 номер тәкъдим ителде. Үзешчәннәр арасында төрле һөнәр ияләре - укытучылар, тәрбиячеләр, китапханәчеләр һәм студентлар бар иде. Иң өлкән катнашучы Екатерина Зубовага инде 75 яшь. Ул инде озак еллар "Ой, калина" ансамблендә җырлый. Тамашачылар Николай һәм Светлана Зубовлар, Ольга Коченкова һәм "Ой, калина" ансамбле чыгышларын да алкышларга күмделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International