2015 елның гыйнварында өстәмә компенсациягә (мәктәпкәчә балалар учреждениеләре өчен түләү буенча) гариза язулар яңадан теркәлде. Матди ярдәм күрсәтү республика үзәгенең Чирмешән районындагы 42 бүлегенә бу мәсьәлә буенча 201 кеше мөрәҗәгать итте. Аларның 183сенә өстәмә компенсация билгеләнде. 18 райондашыбызга аңлатма бирелде. Мобиль офислар районыбызның дүрт балалар бакчасында эшләделәр, кабул итүләрдә консультацияләр бирелде. Әлеге эш февраль аенда да дәвам итәчәк.