Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чирмешән муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Муниципаль район башлыгы
Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе
Район турында
Авыл җирлекләре башлыклары
Идарә органнары
Райондагы муниципаль берәмлекләр
Чирмешән муниципаль районы картасы
Символлар
Чирмешән - ныгытма һәм авыл
Чирмешән районына - 90 ел
Район тарихы
Район тормышы
Кече һәм уртача бизнес субъектлары өчен мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Норматив документлар
Чирмешән муниципаль район Советы карарлары
Чирмешән муниципаль район башлыгы карарлары
Башкарма комитет карарлары
Чирмешән муниципаль районының оештыру чаралары планы
Кризиска каршы чаралар планы
Чирмешән муниципаль район Советы бинасына үтү тәртибенең торышы.
Дәүләти һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссия составы
Коррупция һәм башка закон бозуларны кисәтү эшен үткәрү буенча җаваплы
Норматив-хокукый актларның ришвәтчелеккә каршы көрәш экспертизасы
Район комиссияләре
Чирмешән муниципаль районының административ комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының наркотикларга каршы көрәш комиссиясе
ТР Чирмешән муниципаль районының аттестация комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының даими комиссиясе
ТР Чирмешән муниципаль районының гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының юл харәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе
Табигатьтән файдалану, санитар-эпидемиологик һәм экологик иминлек комиссиясе
Чирмешән муниципаль район башлыгы каршындагы ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясе
ТР Чирмешән муниципаль районының балик булмаганнар белән эш һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының иҗтимагый торак комиссиясе
Муниципаль районнар
Чирмешән муниципаль районы
Иске Үтәмештә яшәүче Минзәки Ибраһимов аяклыларны да узып йөри
2015 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе
Минзәки Кашап улы ишле гаиләдә сау - сәламәт булып туа. Ләкин, үсә башлагач, аның аякка баса алмавын сизеп алалар. Врачларга алып баралар, әмма инде соң була. Кайчандыр ничектер буыннары чыккан аяклар дәвалауга бирешми.
Райондашларыбызны 90, 95, 100 яшьлек юбилейлары белән котлау гадәте быел да дәвам итәчәк. Яңа елның беренче юбиляры, исеме алда телгә алынган Минзәки Ибраһимов, Иске Үтәмеш авылында гомер кичерә.
-Чирне беркем дә сорап алмый, нишлисең инде, тәкъдиремдә шулай язган булган күрәсен,- ди Минзәки абый. Авылдашлары аңа Хаммәтзәки дип тә эндәшәләр.
Ул мин чирле дип тә тормый, төшенкелеккә дә бирелми. Ачык күңелле, аралашучан егет гармунда уйнарга өйрәнә, балта белән дә “дуслаша“,агачтан урындыклар, өстәлләр ясый, әле вакыты булган да авылдашларына киез итекләрнең төбенә дә салып бирә. Егетне иптәшләре чана белән, аулак өйләргә кич утырырга да йөртәләр. Гармунчы егет бик еш табын күрке була.
1963нче елны Минзәкине балалар йортында үскән Әминә исемле кыз белән таныштыралар. Яшьләр гаилә кора. Аларның өч балалары: Фәрит, Венера, Резеда туа. Бүген инде һәммәсенең үз гаиләсе, үз тормышлары бар.
-Әти бер дә эшсез тормады,үзенә гел шөгыль таба иде ул. Без бәләкәй чакта, утырып диярлек маллар астыннан тирес чыгарганы әле һаман да күз алдымда,- ди Фәрит.- Безне күршеләргә калдырып, сыер җигеп, әти белән әни саламга китәләр иде.
1975нче елны Ибраһимовлар яңа өй салалар. Туганнары, колхоз булыша. Ләкин эшләрнең бер өлешен Минзәки абый, утырган килеш булса да, үзе башкарып чыгара. -Аның, Аллага шөкер, больницада да ятканы булмады,- ди Минзәки абый белән 53 ел гомер иткән тормыш иптәше Әминә апа.
Ел башында, 1нче январьда 90 яшен тутырган якташыбызның бүген инде күзләре начар күрә, колаклары да яхшы ишетми. Әмма ул әле зиһенле. Утырган урынында гына намаз да укый, дөнья яңалыклары белән кызыксынып, телевизор да карый.Һәм әле ул бүген дә Ходай биргән язмышыннан зарланмыйча, шөкер ана кылып яши.
Минзәки абыйны олуг юбилее белән район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина тәбрикләде, Россия Президентының котлавын җиткерде. Райондашыбызны инвалидлар җәмгыятенең район оешмасы җитәкчесе Илназ Газыймов та котлады, бүләкләр тапшырды.
Гөлсирә Шәрифулина (Безнең Чирмешән)
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
апрель, 2026 ел
Балалар сәнгать мәктәбе территориясендә өмә
Балалар сәнгать мәктәбе территориясендә өмә.
Фәрит Яруллин исемендәге яшь музыкантларның ачык республика конкурсы
Фәрит Яруллин исемендәге яшь музыкантларның ачык республика конкурсы.
«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең финал гала-концерты
«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең финал гала-концерты.
28
апрель, 2026 ел
Язгы ташу һәм ташу чорына гигиена таләпләре
Язгы ташу һәм ташу чорына гигиена таләпләре.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз