Вручения персональных поздравлений Президента РФ с участием Руководителя района Давлетшина Ф.М.
2015 елның 6 феврале, җомга
Чирмешәннән Мария Смолина һәм Татьяна Сувороваларны район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин 90 яшьлек юбилейлары белән өйләренә үзе барып тәбрик итте, бүләкләр тапшырды, Россия Президенты Владимир Путинның да котлауларын җиткерде.
Кадрия Гамирова
Бүген табын түрендә утырган Мария Ивановнаның яшүсмер чагы авыр сугыш елларына туры килә.
Мария Ивановна районда күпләргә таныш, ул йөзләгән сабыйга дөньяга килергә ярдәм итә. Элек больницада да бүгенге кебек уңайлыклар булмый шул. Бинаны мич ягып җылыталар, ь утынны да үзләренә әзерләргә туры килә.
Мария Смолина кызы Валентинага әти дә, әни дә була, ир-ат эшен дә башкара. Якташыбыз бүген ялгызы яши.
-Шулай да, мин ялгыз түгел, күршеләрем бик яхшы, социаль хезмәткәрем дә бар. Вера (Тарасова) бөтен эшемне башкара, барысына да рәхмәт, - ди Мария Ивановна.