"Ленинград блокадасы" дип исемләнгән чара узды

2015 елның 9 феврале, дүшәмбе
"Изге йөрәк" үзәге белгечләре кадет интернат-мәктәбе укучылары белән "Ленинград блокадасы" дип исемләнгән чара уздырдылар. Әлеге чараның максаты - яшь буында Ленинград блокадасы һәм Бөек Ватан сугышы чорында халкыбыз күрсәткән каһарманлык үрнәгендә патриотлык һәм горурлык хисе тәрбияләү. Укучылар социаль педагоглар әзерләгән материаллар, фоторәсемнәр аша Бөек Ватан сугышы турында күп мәгълүматлар алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International