Чаңгы ярышларында катнашучыларның елдан – ел остара баруын күрми мөмкин түгел. Райондашларыбыз арасында әлеге спорт төрен аеруча үз итүчеләр бар.Әйтик, бүгенге ярышларның да лидерлары - Ульяновка һәм Иске Элмәле мәктәпләре укучылары ел да диярлек призлы урыннарны яулыйлар.
-Мин беренче булуыма бер дә шикләнмәдем, - ди Ульяновка урта мәктәбенең 5нче класс укучысы Варвара Тимирясова. - 5 яшьтән бирле чаңгы да йөрим. Варя беренче стартка чыккан 9 – 11 яшьлек кызлар арасында җиңүче булды. Узган елны да бу ярышларда ул үз яшьтәшләре арасында финишка беренче килгән. Малайлар арасында да беренче урынны Ульяновкадан Володя Иванов яулады.
Иске Элмәледән 2нче класс укучылары Дима Краснов һәм Кирил Тузов бүгенге ярышларның иң яшь катнашучылары булсалар да, чаңгылар да нык торалар. Алар да узган елны биредә көчләрен сынап караганнар икән инде.