"Ул көннәрнең даны мәңгелек!" район смотры конкурсы

2015 елның 10 феврале, сишәмбе
6 февраль көнне район мәдәният йортында Ивашкино авыл җирлеге үзешчәннәре чыгыш ясады. 
Концерт номерлары арасында "Мерчен" фольклор коллективы башкаруында чуваш телендә яңгыраган "Чирмешән" җыры һәм "Жемчужина" бию төркеменең сугыш темасына башкарган биюе тамашачылар алкышларына лаек булдылар. 
Әккәрәй үзешчәннәрен дә тамашачылар бик җылы каршылады. Алар программаларын "Вайара" - "Игрища" оригиналь композициясе белән ачып җибәрделәр. Бу номерда сугышка озату күренеше тасвирлана. Валентина Мензелина, Олег Еферов, Елена Крайнова, Сергей Маркелов, "Хавас" ир-егетләр вокаль ансамбле һәм "Щелгуш" ансамбле чыгышларын да тамашачылар бик җылы каршы алдылар.
Әлфия Закирова,
район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International