Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия утырышы

2015 елның 10 феврале, сишәмбе
2015 елның 10 февралендә Чирмешән муниципаль районының Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы утырышы булды. Утырышта район прокуроры ярдәмчесе Михаил Пронин да катнашты.
Чираттагы утырышны әлеге комиссиянең рәисе Рәмзия Долгополова алып барды.
Утырышта 9 административ эш, 3 ходатайство каралды. Административ эшләр буенча 7 кисәтү ясалды, 2 штраф билгеләнде. Муниципальара социаль реабилитацион консилиум ходатайствосы буенча ике гаилә муниципальара патронированиедән төшерелде, ә бер гаилә куелды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International