"Ел укытучысы - 2015" һөнәри осталык бәйгесе

2015 елның 11 феврале, чәршәмбе
Чирмешән лицее базасында"Ел укытучысы - 2015" һөнәри осталык бәйгесенең район этабы старт алды. Бәйгенең максаты - район укытучылары арасында иң осталарын билгеләү һәм педагогик тәҗрибәне баету.
Конкурста районнан 13 педагог ктнашырга теләк белдерде, алар арасында предмет укытучылары да, башлангыч сыйныфта белем бирүчеләр дә бар. Конкурсантлар педагогик осталыкларын күрсәтү максатында, ачык дәресләр күрсәттеләр.
Район конкурсы нәтиҗәләре агымдагы елның март аенда игълан ителәчәк, ә җиңүчеләр район данын республикада яклау хокукына ия була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International