Халык инвентарьлаштыруы чарасы уздырыла

2015 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе
Район хакимияте инициативасы белән, буш, файдаланылмый торган яки тиешенчә файдаланылмый торган күчемсез милек (җир участоклары, биналар) объектларын ачыклау максатыннан, районда "Халык инвентарьлаштыруы" чарасы активлаштырыла. Әлеге чара барышында объектлар һәм җир участоклары исәпкә куелачак һәм хуҗалык әйләнешенә кертеләчәк. 
Хуҗасыз объектлар турында мәгълүматларны телефон яки электрон почта аша хәбәр итәргә мөмкин:  8(84396)2-58-30,  2-57-11; Inna.Taydakova@tatar.ru,  Ruslan.Markelov@tatar.ru. - Чирмешән районы Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы.
Халык арасында аңлашылмаучанлык килеп чыкмасын өчен, район гражданнарына үз күчемсез милек объектларына һәм җир участокларына дәүләт теркәве уздырырга кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International