Тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының семинары узды

2015 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе
1 нче Чирмешән урта мәктәбе базасында тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының "Тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрендә ФГОС ООО тормышка ашыру буенча тәҗрибәләрне йомгаклау" дип исемләнгән семинар узды.
Семинарда тарих укытучысы Айгөл Айдар кызы Ганиева сингапур методикасын файдаланып 5 нче класс укучылары белән "Безнең Ватан - Россия" дигән дәрес уздырды. 
Чарада олимпиадаларның район этабы, БДИ тапшыру турында фикер алышу булды. Методист Фомина Н.П. укытучыларны республикада үткәрелүче конкурслар белән дә таныштырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International