Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 26 еллыгы уңаеннан чара оештырылды

2015 елның 14 феврале, шимбә
Ел саен 15 февральдә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көне билгеләп үтелә. Чирмешәндә сугышчы-интернационалистлар белән очрашу әлеге бәрелешләрдә катнашучылар истәлегенә бер минутлык тынлык һәм һәйкәлгә веноклар салу белән башланып китте. 
Әфган җирендә барган бәрелешләрдә илебездән барлыгы 620 мең кеше катнашкан, шуларның 9 меңе - Татарстаннан, ә 88се Чирмешән районыннан. Әфганчылар хөрмәтенә оештырылган бәйрәм концертында сугышчы-интернационалистларга рәхмәт сүзләре яңгырады, халкыбызның алар белән горурлануы ассызыкланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International