2015 елда БДИ тапшыру сроклары расланды

2015 елның 16 феврале, дүшәмбе
2015 елның 25 маенда 11 класс укучылары география һәм әдәбият буенча БДИ тапшырачак. 28 майда рус теле, 1 июньдә база дәрәҗәсендә математика, 4 июньдә профиль дәрәҗәдәге имтиханнар тоту билгеләнгән. 8 июньдә - химия һәм җәмгыять белеме тапшырылачак, 11ендә чит телдән һәм физикадан. Биредә сүз чит телдән язма имтиханнар турында бара, ә телдән БДИ 17-18 июньдә булачак. 
Биология, тарих, ИКТ, информатика - 15 июньдә тапшырыла. Җитди сәбәпләр аркасында рус теленнән БДИ тапшыра алмаучыларга резерв көне - 22 июньдә, математикадан 23 июньдә, география, химия, әдәбият, җәмгыять белеме, физикадан - 24 июньдә, чит телдән, тарих, биология, информатика, ИКТдан 25 июньдә.

 Мәгълүматлар "Российская газета"дан алынды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International